top of page

ҮЗЕМ

ТУРЫНДА 

Хөрмәтле коллегаларым!
 

Мин – Шакирҗанова Нурфия Нурулла  кызы - 1997 нче елда Казан дәүләт педагогика  университетын тәмамладым. 

1997нче елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Кукмара районының “Кукмара шәһәр тибындагы бистәнең 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам.

Һәр баланың  күңеленә ачкыч табу, сәләтен үстерү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерүне үземә максат итеп алдым мин.

Мин үземне яраткан һөнәремнән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Укучыларны  үз фәнем белән кызыксындырырга һәм заманнан артта калмаска тырышам.

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

 Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

bottom of page